Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл җирлекләренә грант ярдәмен 255 млн сумга кадәр арттырачаклар

Республика Министрлар Кабинеты 66 яңа грант гамәлгә куярга карар кылган.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Министрлар Кабинеты авыл җирлекләре өчен республика грантлары санын арттыру һәм аларны финанслау күләмен 255 миллион сумга җиткерү турында карар кабул иткән. Оешма рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар саны 66га арттырылды һәм ул ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның маендагы 1065нче карары нигезендә 170 берәмлекне (гомуми күләме – 255 миллион сум) тәшкил итәчәк», - дип белдерде ул һәм җирле хакимиятләргә системалы ярдәм күрсәткәне өчен Президентка, республика Хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде.

Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре катнашты. Видеоконференция элемтәсе режимында чарага республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары һәм җитәкчеләре дә кушылды.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Кайбыч районының ике авыл җирлеге инфраструктураны үстерү өчен грантлар алуы хакында хәбәр иткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/31/187256/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев