Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре чоры башланды

Казандагы агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданчыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды. (Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бүген Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьск бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Быел ярминкәләр һәр...

Казандагы агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданчыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бүген Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьск бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды.

Быел ярминкәләр һәр шимбә 23 декабрьгә кадәр оештырылачак. Районнарның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләре, агросәнәгать комплексы оешмалары килүчеләргә үз продукциясен чагыштырмача арзан бәядән тәкъдим итәчәк.

Башкаланың "Казан" агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданчыгында республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов катнашты. Биредә Апас, Балтач, Арча, Мамадыш районы җитештерүчеләре яшелчә, ит, балык, казылык эшләнмәләре, сырлар, он, макарон эшләнмәләре, ярма, бал, май, йомырка, сөт продуктлары һәм башка авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары тәкъдим итте.

Марат Әхмәтов сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатып алучылар белән аралашты һәм алардан сәүдәнең ничек баруы белән кызыксынды, шулай ук продукция белән танышты.

Казанда ярминкәләр шулай ук түбәндәге адреслар буенча да оештырылган: Совет районындагы Дәрвишләр бистәсендәге «Дәрвиш» базары территориясендә (Липатов ур., 7); Яңа Савин районындагы «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а), Авиатөзелеш районының «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27); Мәскәү районындагы Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан урнашкан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта; Киров районындагы «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино бистәсендә (Юдино пос., Ильич ур., 1); Вахитов районының Достоевский урамындагы Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) һәм Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә); Идел буе районында «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама