Мөслим-информ

Татарстанда алдагы өч көндә 10-12 градус җылы булачак

4 октябрьдә аязучан болытлы һава, төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җепшек кар явуы көтелә, дип яза "Татар-информ".


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 4 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җепшек кар явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк, ди синоптиклар.

Һаваның төнлә минималь температурасы +3..-2, көндез максималь температура +5..+10 градус булачак.

5 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем күзәтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә. Җилнең көчәю ихтималы да бар, дип җиткерә синоптиклар. Төнлә - +3..-2, көндез +7..+12 градус булачак.

6 октябрьдә болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяктан искән җилнең көндез секундына 23 метрга кадәр җитеп көчәюе ихтимал. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - +1..6, көндез +7..+12 градус булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: