Татарстанда 45 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
3 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 42 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 70 яшькә чаклы кешеләрдә (35 кеше).
Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча
Казанда - 31, Яр Чаллыда - 4, Түбән Камада - 3, Нурлат районында - 2, Әлмәт, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск районнарында берешәр очрак теркәлгән.
26 октябрьгә Татарстанда 8190 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы 6941 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев