Мөслим-информ

Татарстанда 33 градус җылы булачак

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр да күзәтелә, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә, 29 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр да күзәтелә. Минималь температура төнлә...

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр да күзәтелә, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә, 29 июльдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр да күзәтелә. Минималь температура төнлә +15..+20, көндез максималь температура +28..+33˚ булачак. Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача. Минималь температура +18..+20 градус булачак. Көндез исә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Максималь температура +30..+32 градус булачак, дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: