Мөслим-информ

Татарстанда 3-7 яшьлек балалары булган 27,4 мең кеше яңа түләүләр алачак

Түләү күләме 4686 сум тәшкил итә.

Татарстанда 27,4 мең кеше 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен президент түләүләрен алачак. Моның турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

“Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык түләү март аенда РФ Президентының “балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында „гы Указы һәм ТР Президентының“өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү турында " гы Указы белән билгеләнгән. Түләү адреслы характерда һәм гражданнарның керемнәрен исәпкә алып түләнә», - дип хәбәр итте ул.

Республикада кеше башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан — 9450 сумнан ким булган гаиләләр яңа айлык түләүне алачак. Түләү күләме 4686 сум тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: