Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2 миллион тоннага якын ашлык суктырып алынган

Зәй районы игенчеләре экватор чиген узып бара. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 20 август көненә республикада 537,3 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 36,4 процентын тәшкил итә. Татарстан игенчеләре бу көнгә 1964,2 мең тонна ашлык суктырып алган....

Зәй районы игенчеләре экватор чиген узып бара. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 20 август көненә республикада 537,3 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 36,4 процентын тәшкил итә. Татарстан игенчеләре бу көнгә 1964,2 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,6 центнер тәшкил итә. Иң мул уңыш буенча лидерлар үзгәрешсез калды - Зәй районы игенчеләре һәр гектардан уртача 51 центнер уңыш җыеп алса, Сарманда бу күрсәткеч 50,9 центнер. Нурлат районы игенчеләре дә калышмый - биредә гектар уңышы - 50,1 центнер тәшкил итә. Уңыш шулай ук Тәтеш - 45,1, Актаныш - 42,3, Әлки - 41,9, Кайбыч - 41, Азнакай, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Балтачта - 40ар центнер чыга. Бу көнгә башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 48 процентыннан игеннәр суктырып алынган. Икенче баскычта - Апас (46 процент), өченче-дүртенче баскычта - Чистай (44 процент) һәм Әлки (43 процент) районнары. Башкарылган эш күләме аз булган районнар өчлеге - Бөгелмә (24 процент), Тукай (29 процент) һәм Югары Ослан белән Балтач (30ар процент).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X