Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2 меңгә якын ир-ат декрет ялында утыра

Татарстанда хатыннарын эшкә җибәреп, декретка үзләре чыккан ир-атлар саны арта, дип яза "Татар-информ". 2017 елда Татарстанда теге яки бу эштә эшләүче 70 мең гражданга декрет буенча пособие түләнә. Шуларның 1800 - ир-атлар. Бу хакта социаль иминиятләштерү фондында узган матбугат конференциясендә Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин хәбәр итте.

"Закон нигезендә баланы карау буенча отпуск баланың әнисенә, әтисенә яки башка туганнарына бирелергә мөмкин. Шулай итеп, әгәр баланың анасы баланы карау буенча отпускта булмаса, пособие алмаса, ата кеше баланы карау буенча отпуск алып, айлык пособиегә дәгъва кыла ала", - дип белдерде Рамил Гайзатуллин.

Баланы карау буенча айлык пособиене рәсмиләштерү өчен, ата кешенең эш урыныннан түбәндәге документлар таләп ителә:

1. Баланы карау буенча отпуск турындагы гариза.
2. Социаль иминиятләштерү фондының 17.09.2012 елда гамәлгә кергән 335нче әмере нигезендә расланган пособиене билгеләү турында гариза.
3. Баланың туу турындагы таныклыгы һәм аның күчерелмәсе.
4. Алдан туган баланың туу турындагы таныклыгы һәм аның күчерелмәсе.
5. Ананың баланы карау буенча отпускта булмавы һәм пособие алмавы турында аның эш урыныннан белешмә. Әгәр баланың анасы беркая да эшләмәсә, яки белем бирү учрежденисендә укыса, баланы карау буенча пособие алмау турында социаль яклау органыннан белешмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев