Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 17 яшьлек егет суга баткан баланы коткарган

Яшел Үзәннең үзәгендә урнашкан шәһәр күлендә 17 яшьлек мәктәп укучысы Егор Дубровин суга баткан кызны коткарып калган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8нче номерлы төркем матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Йосыпова. Егор әтисе һәм кечкенә энесе белән күл тирәсендә йөргән була, дип хәбәр итә Татар-информ. Кинәт алар...

Яшел Үзәннең үзәгендә урнашкан шәһәр күлендә 17 яшьлек мәктәп укучысы Егор Дубровин суга баткан кызны коткарып калган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8нче номерлы төркем матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Йосыпова. Егор әтисе һәм кечкенә энесе белән күл тирәсендә йөргән була, дип хәбәр итә Татар-информ. Кинәт алар ярдәм сорап кычкырган хатын-кыз тавышын ишетә. Яшь ханым үтеп баручылардан үзенең су төбенә чумган тугыз яшьлек кызын коткаруын үтенә, кыз бала 2-3 минутлап су өстендә күренми. Суга баткан кызның ике иптәше булган хәлдән куркып, күл буенда дәшми басып тора, алар берни аңлата алмый. Егор, уйлап тормастан, киемен дә салмыйча, суга сикерә. Күлнең тирән өлешендә, ләм арасында ул кызның гәүдәсен табып алып, су өстенә алып чыга. Егорның атасы кыз баланы ярга алып килергә булыша, беренче ярдәм күрсәтә. Санаулы минутлар эчендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы да килеп җитә. Кызны Яшел Үзән районының үзәк район хастаханәсендәге реанимацион бүлеккә китергәннәр. Икенче көнне, баланы карап, табиблар аның хәлен яхшы дип бәяли һәм өенә кайтарып җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев