Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 15 меңгә якын умарталык исәпләнә

Мамадыш, Азнакай, Балтач, Арча, Саба якларында бал кортын аеруча күп асрыйлар.

Республикада бал аерту чынлап торып ук башланмады әле. Бу эшкә 15-20 август тирәләрендә керешергә ниятлиләр. Җәйнең 15-20 көнгә соңарып килүе умартачылыкта да үзен сиздерә. Бал кортлары тиешенчә эшли алмагач, яңа балдан авыз итүне дә кичектерергә туры килә. Шулай да умартачылар бал узган елгыдан ким булмаска тиеш дип исәпли. Ул өлгереп җитү белән (әлегә бал сыек), аерту эшенә керешмәкчеләр. Дөрес, кайбер умартачылар арасында бал алучылар да бар икән инде, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

Тик әлегә күпләп сату эшенә керешмәгәннәр. Балның бәясе дә төгәл билгеле түгел. Узган елдагы кебек 3 литры 1300-1500 сум булыр дип фаразлана. Татарстанда 15 меңгә якын умарталык исәпләнә. 200-300 баш оя тотучылар да, үзләре өчен генә 2-3 баш асраучылар да бар. Респу­бликаның Умартачылык идарәсе белдергәнчә, Мамадыш, Азнакай, Балтач, Арча, Саба якларында бал кортын аеруча күп асрыйлар. Ә менә кечкенә районнарда алар­ның саны да азрак. Әтнә, Ютазы якларының мәйданнары артык зур булмагач, бал кортының исәбе күп дип әйтеп булмый. Бу көннәрдә һәр умартачы "күпме бал алырбыз?" икән дигән сорау белән яши. Менделеевск якларында кайбер умартачылар бер ояның 39 кг бал җыюын белдерә. Дөрес, булган балның барысын да сата алмаячак хуҗа. 20-25 килограммын кортларның үзләрен ашатырга калдырса, калганы гына безнең өстәлгә менәчәк. Өмет юк түгел әле. Кырлардагы люцерна икенче катка чабылмаган, аның чәчәгеннән дә бал җыя алачаклар. Умартачылар рапска да өмет баглыйлар. Болын-кыр чәчәкләре дә матур гына утыра. Шулай булгач, балсыз калмаячакбыз.

Ә аны урнаштыру ничек соң? Соңгы елларда умартачылар арасында балны төргәкләп, матур савытларда сату эше нык җан­ланып китте. Төрле ярмин­кәләргә, күр­гәз­мәләргә шундый товарлар белән чыга алар. "Татарстан балы" брендын күтәрү өстендә эш алып баралар. "Нинди генә төргәкләр юк хәзер, - ди Умартачылык ида­рәсе җитәкчесе урынбасары Фәрит Вәлиуллин. - Матур банкаларга гына салмаганнар, мичкә кебек савытлар да эшләттеләр. Китап формасында эшләнгән төргәк бик популярлашып китте. Умартачылар янына килеп, күчтәнәч өчен матур ба­лыңны бир әле, диюче ке­шеләр дә барлыкка килде". 3 литрлы банка белән сату итү дә онытылмады. Күпләп бал ашарга яратучылар нәкъ менә зур савытларга өстенлек бирә, диделәр безгә. Андыйлар, таныш умартачылары янына үзләре килеп, ел буена җитәрлекне алып китә икән.

Умартачылар Татарстан кү­ләмендә генә түгел, Россия буйлап та төрле чараларда катнашалар. Чит өлкәләрдә яшәүче мил­ләт­тәшләребез исә аларның килүен көтеп ала. Туган як балы тәмлерәк дип, безнең балны сатып алырга тырышалар. Бал сезоны якынлашкан бер мәлдә, иртәгә Әгерҗедә Умартачылар бәйрәме булачак. Татарстан аграр яшьләр хәрәкәте оештырган әлеге чарада төрле конкурслар уздырмакчылар. Мөм­кинлеге булган умартачыларга быелгы балны сату өчен алып килергә кушканнар. Ә 17-18 август көннәрендә Бөтенроссия умартачылар конкурсы булачак. Анда да безнең умартачылар катнашыр дип көтелә. - Умартачылар җәен дә, кышын да эштә, - ди Фәрит Вәлиул­лин. - Алар ел әйләнәсе мәшә­кать­тән арынмыйлар. Хуҗалары да умарта котлары кебек гел хәрәкәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев