Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелә

Янгынга каршы көрәш режимы кертелә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Мөслим һәм Сарман районара күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин. Ул Яңа ел бәйрәме чараларында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар, дәүләт яки муниципаль милекне куркынычсызлык белән тәэмин итү максатында оештырыла.Әлеге янгын...
Янгынга каршы көрәш режимы кертелә, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Мөслим һәм Сарман районара күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин. Ул Яңа ел бәйрәме чараларында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар, дәүләт яки муниципаль милекне куркынычсызлык белән тәэмин итү максатында оештырыла.Әлеге янгын куркынычсызлыгы чаралары 2017 елның 10 гыйнварена кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Сәнәгать корылмалары, ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, халык күп йөри торган объектлар, автомобиль юлларыннан 50 метр ераграк мәйданнарда бенгаль утлары һәм хлопушкалар яндыру искәрмә булып тора. "Рәсми документта республиканың һәр торак пунктында пиротехник эшләнмәләр куллану өчен махсус урыннар билгеләү кирәклеге әйтелә. Алар беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазланган булырга тиеш. Шулай ук әлеге пиротехник эшләнмәләрне учрежденияләр карамагындагы ябык биналарда саклау һәм куллану тыела, -ди Р.Идиятуллин. - Янгын куркынычсызлыгы режимы башланганчы Яңа ел бәйрәм чаралары уздырыласы урыннар исәпкә алынырга тиеш. Һәр урын янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү буенча тикшерелергә, ә персоналга инструкция уздырылган булырга тиеш. Янгынга каршы көрәш режимы вакытында пиротехник эшләнмәләрне сату һәм ачыклау буенча Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыклары рейдлар уздырачак. Шулай ук РФ законнарында күрсәтелгән сертификатларга туры килми торган продукцияне ачыклау да күздә тотыла. Татарстан Республикасы территориясендә күпләп һәм берәмләп сату оешмалары җитәкчеләренә сертификаты туры килмәгән электр гирляндаларын, пиротехник эшләнмәләрне сатуга чыгармаска киңәш ителә. Шулай ук техник документында янгын курнычлыгы һәм аларны куллануда куркынычсызлык чаралары күрсәтелмәгән ясалма чыршы, аларга төрле бизәкләр сату да тыела.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 14:13Автомарафон узачак Җәй дәвамында «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны барышында 18ләп концерт көтелә500
-
7 июль 2022 - 13:56Җәннәт аналарның аяк астында Мөсәпбиха апаның ике улы локаль сугышларда катнашкан.1300
-
7 июль 2022 - 13:18Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе 6 июльдә «Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә «Агроволга 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды.2100
-
7 июль 2022 - 11:25Тәмлетамак. Яшелчәле рагу “Аш-су” рубрикасында бүген Метрәйдән Айгөл Шыгаеповадан яшелчәле рагу рецепты тәкъдим итәбез.3600
-
7 июль 2022 - 10:41Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.8800
-
7 июль 2022 - 10:20Бөкрене төрмә төзәтерме? Яңа ел бәйрәмнәреннән соң әнисе янына юл тотты Ришат. Әбиләре янында кышкы каникулны үткәргән бәләкәчләре дә сагындырган. Тормыш иптәше Гүзәл төштән соң үз машинасында юлга кузгалган иде. Ришатның төнге сменадан чыкканын көтеп торырга вәгъдә бирсә дә, түзмәгән, авылга юл тоткан... Тиздән, бик тиздән якыннарын күрү уе белән татлы хисләргә бирелгән егет ашыкмый гына кайтты.3900
-
7 июль 2022 - 09:15Партия вәкилләре Мөслимдә "Бердәм Россия көне" проекты вәкилләре Мөслимдә кунакта7100
-
7 июль 2022 - 08:54Табиблар кабул итә Күчмә поликлиника хезмәте күрсәтүче "Мобиль комплекс" Тат. Бүләр авылында кабул итә.5900
-
7 июль 2022 - 09:14Авылларда әхлак лагерьлары эшләде
-
7 июль 2022 - 09:09Мөслим марафончылары
-
6 июль 2022 - 10:30Сөтчелек комлекслары арта“Август-Агро” идарәче компаниясе 2800 сыерга исәпләнгән тагын өч ферманы сафка бастыра.10400
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5437502
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.524600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.467701
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).372904
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.338103
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.260001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика