Мөслим-информ

Татарстанда 14 мең кеше банкрот була ала

Билгеле булганча, агымдагы елның 1 октябреннән Россиядә физик затларны банкротлаштыру турындагы федераль закон гамәлгә керде. Әлеге мөмкинлектән барлыгы 14 мең татарстанлы файдаланырга мөмкин, дип ассызыклый белгечләр.

Хәтерләсәгез, әлеге закон турында бер кат тәфсилләп язган идек инде. Исегезгә төшерәбез: яңа канун нигезендә хәзер теләге булган һәркем үзен банкрот дип игълан итәргә мөмкин. Моның өчен банкротлыкка чыгарга теләүче кешенең 500 мең сумлык бурычы булу (төп сумма һәм процентлар) һәм әлеге бурычны түләүне ким дигәндә өч айга кичектерү сорала. Бурычның гомуми милек күләменнән югарырак булуы шулай ук мөһим шартларның берсе. Әле алай гына да түгел, кешегә кредит түләргә мөмкинлеге булмауны раслый торган махсус документлар җыю да мәҗбүри.

Аннары исә ул үзен банкрот дип игълан итүне сорап судка мөрәҗәгать итә. Хәер, әлеге мәсьәлә белән судка бурычлы кешегә кредит биргән оешма яки кешеләр дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кагыйдә буларак, шәхси затка башта бурычын өлешләп түләргә тәкъдим итәләр. Бу эшнең төгәл планы билгеләнә: кредит түләү вакыты озайтыла, ә түләнергә тиешле акча күләме, киресенчә, киметелә. Бу очракта бурычлы кеше кредитын 3 ел эчендә түләп бетерергә тиеш. Әгәр дә ул бу очракта да кредитын түли алмаса яисә инде кредитор әлеге шартлар белән килешмәсә, суд бурычлы кешене банкрот дип игълан итә. Шул чагында бу затның милеген алу һәм бүлү процессы башлана. Милекне махсус аукционда саталар, кергән акча кредиторга бирелә.

Ипотека һәм автокредитлар буенча вәзгыять уңай

Әлеге законны кертү юкка түгел, билгеле. Хәзерге вакытта Россиядә банкротлыкка чыгарга мөмкин булган кешеләр саны якынча 400-500 мең дип исәпләнә. Кредит тарихлары милли бюросыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу - 2014 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга (!) күбрәк. Узган елның декабрь аенда аларның саны 300 мең генә булган әле. "Бу күрсәткечнең кинәт артуы илдәге катлаулы икътисади вәзгыять белән бәйле. Халыкның керемнәре кими, аларга кредит түләүләрен башкару авырлаша", - дип аңлаталар Кредит тарихлары милли бюросының матбугат хезмәтендә.

Шунысын ассызыклап узу мөһим: ипотека һәм машина алу өчен кредит алган затларның бурычлары белән бәйле вәзгыять начар түгел. Ә менә көнкүреш товарлары сатып алу өчен кредитлар һәм кредит карталарына килгәндә, биредә кайтарылмаска мөмкин булган бурыч күләме 15 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Ипотека буенча бу күрсәткеч 3 процент булса, автокредитлар буенча - 7 процент тәшкил итә.

Банкротлыкка "кандидатлар" саны буенча Татарстан - 9 нчы

Татарстанда исә бүген үк банкротлыкка чыга ала торган 14 мең кеше бар дип исәпләнә. Аларның, законда язылганча, 500 мең сумлык бурычлары бар һәм алар бу түләүләрен 90 көнгә кичектергән инде. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россиядә 9нчы урынны тота.

Белгечләр исә законның шактый катлаулы булуын ассызыклый. Әлеге канун уңышлы эшләсен өчен тиешле финанс белгечләре булу таләп ителә. Ник дигәндә, законда кабул ителгән кагыйдәләр шәхси затлар гына түгел, судлар тарафыннан да төрлечә аңлатылырга мөмкин.

Шуңа күрә Татарстанның Иҗтимагый палатасы республика Прокуратурасы белән берлектә бурычлы кешеләр өчен махсус буклет әзерләгән. Әлеге махсус документ халыкка закон белән танышырга, аның катлаулы урыннарын тизрәк аңларга ярдәм итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: