Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

13 яшьлек бала, кунакка кайтып, һәлак булган

МЧС хәбәр итүенчә, фаҗига Татарстанның Лаеш районында килеп чыга. Казаннан каникулга кунакка кайткан 13 яшьлек кыз иптәшенең күз алдында суга батып үлә, дпи язган "Матбугат.ру" сайты.

Беренчел мәгълүмат буенча, ике иптәш кыз авылдан ерак булмаган ясалма сулыкка коенырга дип килә.

Күпмедер вакыттан соң беренчесенең күз алдында иптәше су төбенә китә. Якын-тирәдә олы кешеләр булмау һәм үзе генә берничек тә ярдәм итә алмау сәбәпле, бу вакыйга фаҗига белән тәмамлана. +

Водолазлар баланың мәетен соңрак өч метр тирәнлектән табып ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев