Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан югары уку йортларында кайсы юнәлешләргә бюджет урыннары кимүе мәгълүм (ИСЕМЛЕК)

Татарстан югары уку йортларында белгечлек алырга теләүчеләр өчен барлыгы 1247 бюджет урыны бүлеп бирелгән. ЯЗМА "ТАТАР_ИНФОРМ" САЙТЫННАН АЛЫНДЫ: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/27/143342/.

Татарстан югары уку йортларында белгечлек алырга теләүчеләр өчен барлыгы 1247 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Магистратурада исә 5252 кеше акча түләмичә генә укый алачак. Бакалавриатка 9307 бюджет урыны каралган.

Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу югары уку йортларына абитуриентларны кабул итү кампаниясе башлануга багышланган иде.

"Соңгы елларда бюджет урыннары белгечлекләргә күбрәк бирелә. Шуның хисабына, бакалавриат программасы буенча белем алучылар өчен түләүсез урыннар акрын гына кими", - диде Андрей Поминов .

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, мәгълүмати куркынычсызлык юнәлешендә бюджет урыннары - 30 процентка, химиядә - 16 процентка, электроника, радиоэлектроника һәм системалар юнәлешендә - 6 процентка, җир турында фәннәргә - 8 процентка арткан.

Тел белеме һәм әдәбият белеме юнәлешендә бюджет урыннары 46 процентка кимүе күзәтелә. Моннан тыш, техника һәм төзелеш технологияләре өлкәсендә - 29 процентка, сервис һәм туризм юнәлешендә - 22 процентка, архитектурага - 21 процентка, юриспруденциягә - 19 процентка, икътисад һәм идарәгә - 8 процентка бюджет урыннары быел азрак каралган.

Сәнәгать экологиясе һәм биотехнологияләр, сәламәтлек турында фән һәм профилактик медицина, атом төш энергетикасы һәм технологияләр, сәхнә сәнгате һәм әдәби иҗат юнәлешләрендә бюджет урыннары узган елгы күләмдә сакланып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев