Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан җыелма командасы WorldSkills Russia чемпионатында 38 алтын медаль алды

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатында Татарстан җыелма командасы 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль яулады. Бу хакта ярышларны оештыручылар хәбәр итә.

"21 сентябрьдә узган ябылу тантанасында төбәк җыелма командалары арасында „Россия төбәкләре кубогы“ рейтингының лидерлары игълан ителде. Татарстан Республикасы 1 нче дәрәҗә диплом һәм кубок алды»,-диелә хәбәрдә.
Республика рейтингта абсолют лидер булган Мәскәүдән генә калышты.
Татарстан җыелма командасына 206 яшь профессионал керде, алар 158 компетенция буенча ярыштылар. WorldSkills тарихында беренче тапкыр «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалы дистанцион-көндезге форматта узды.
Ярышлар өчен бөтен ил буенча колледжлар һәм компетенцияләр үзәкләре мәйданчык булды. Экспертлар ярышлар белән идарә итү үзәкләреннән реаль вакыт режимында финалистларның чыгышларын күзәттеләр, аларның берсе «Казан Экспо» халыкара үзәге базасында булды.
Элегрәк Казан студентының «Электроника» компетенциясе буенча WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалында алтын медаль алуы билгеле булды. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/22-09-2020/sbornaya-tatarstana-vzyala-na-chempionate-worldskills-russia-38-zolotyh-medaley-5773316

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев