Реклама
Бүген "Татарстан яшьләре" коллективына баш мөхәррир исемен хәбәр иттеләр. Редакциягә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов килде, дип яза "Матбугат.ру" сайты.
Гыйльметдинов белән очрашу вакытында коллектив газетаның баш мөхәррире итеп Атлас Гафиятов билгеләнүе турында хәбәрдар булды. Бу турыда Атлас әфәнде Матбугат.ру хәбәрчесенә шәхсән үзе белдерде. Ул 26 июньнән бу вазифаны вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз