Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Яшьләр парламентына сайлап алу өчен конкурска теркәлү башланды

Беренче этап 15 августка кадәр дәвам итәчәк, сайлауларда катнашырга теләгән һәркем molparlament.tatar сайтында гариза бирә ала.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Бүгеннән башлап Татарстан Яшьләр парламентына сайлап алу өчен конкурска гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта Яшьләр үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайлап алуда төрле категориядәге яшьләр катнаша ала. Яңа парламентның составы онлайн тавыш бирүне үз эченә алган ачык конкурс нигезендә төзеләчәк.

Беренче этап 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Сайлауларда катнашырга теләгән һәркем molparlament.tatar сайтында гариза бирә ала. Шәхси гариза, катнашучы анкетасы һәм кандидатның инициативалары язылган программа һәм видеоинтервью булырга тиеш. Тавыш бирү Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында 22 августтан 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 9-20 сентябрьдә нәтиҗәләр ясалачак.

Парламент өч категориядәге 100 катнашучыдан торачак. Татарстан районнарыннан 45, яшьләр оешмаларыннан 35 һәм үз-үзләрен тәкъдим иткән 20 кеше булачак.

Татарстан Яшьләр парламентының яңа бурычларына яшьләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы Татарстан законнарына мониторинг үткәрү комитеты эшчәнлегендә катнашу, шулай ук республика район-шәһәрләренең җирле үзидарә органнары каршындагы яшьләр парламентлары белән элемтә урнаштыру буенча комитетлар эшендә катнашу керәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190406/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев