Мөслим-информ

Татарстан ветеринарлары чаң суга: экзотик инфекция сыерларны сөтсез калдыра

Татарстанга моңа кадәр билгеле булмаган инфекция яный. Ул мөгезле эре терлекләрнең сәламәтлегенә зыян китерә. Ветеринарлар чаң суга. "Төенле дерматит", ягъни икенче төрле итеп әйткәндә, нодуляр дерматит очраклары Россиядә 2015 елның көз аенда гына теркәлгән. Шулай булуга да карамастан, ул инде шактый зыян салып өлгергән, дип яза "Интертат.ру" сайты.


Хәзер инде "төенле дерматит" инфекциясе Татарстанга да якынлаша башлаган. Күптән түгел генә аның чыганакларын Оренбург өлкәсендә тапканнар.


Узган елда гына да "төерле дерматит" Россиянең 16 төбәгендә ачыкланган. Рәсми мәгълүматлар буенча, инфекцияне эләктереп, 18 мең баш терлек зыян күргән. Шуларның 1,5 меңе үлгән, калганнарын юк итәргә мәҗбүр булганнар. Әлеге саннар буенча гына да инфекциянең ни кадәрле зыянлы икәнен аңларга була.


"Төерле дерматит" белән авырган терлекне ничек ачыкларга мөмкин?

Беренчедән, аларның продукция җитештерүчәнлеге кискен кими. Бозауларга тиешле сыерларның аборт була. Алга таба да алар нормаль халәттә тереклек итә алмый.


Бу авыру үгезләргә дә зыян сала. Аларның мәние аша авыру башка сыерларга күчү мөмкинлеге дә бар.


-Сыерларның нормаль температурасы 38-38,5 градус булса, инфекция эләккән очракта, ул 40-41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Мал нормаль рәвештә ашаудан туктый. Шулай ук аның бөтен тәнендә, бигрәк тә корсак һәм җилен тирәләрендә төерләр барлыкка килә. Сыерларның сөте алсу төскә керә, нәтиҗәдә исә аларны бөтенләй савып булмый башлый. Бу вирус күпмедер дәрәҗәдә чәчәк авыруына охшаган. Инфекция нигездә пар тояклыларга гына кагыла. Кеше өчен исә зыяны юк,- дип аңлатма бирде Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов.


Оренбургта йогышлы авыру иярткән терлекләрне башкаларыннан аерып куйганнар, ягъни изоляцияләгәннәр. Шулай ук вирус ачыкланган торак пунктларда маллардан биоматериаллар алып, анализга җибәрелгән. "Төерле дерматит" кан эчүче бөҗәкләр ярдәмендә күчкәнлектән, моңа каршы чаралар күрелгән. Шулай ук зыян китерергә мөмкин булган торак пунктларга башкаларны кертмәү максатыннан дежурлык оештырылган. Болар барысы да инфекция таралмасын өчен башкарыла торган гамәлләр.


Әмма авыру Россиядә генә түгел, ә күрше Казахстан Республикасында да таралып өлгергән. Аларда хәлләр тагын да мөшкелрәк, ди Александр Козлов. Шуңа да легаль булмаган юллар белән мөгезле эре терлекне Россия территориясенә кертүне контрольдә тотарга гына түгел, ә белмәгән җирдән мал сатып алмаска киңәш итә белгеч.


-Авыруның инкубация өлеше 3-30 көн дәвам итә. Сез тышкы яктан сәламәт терлек сатып алырга мөмкинсез. Ә күпмедер вакыттан соң аларның проблемалары башлануы ихтимал. Алай гына да түгел, чирле терлектән инфекция башкаларга да күчеп, аларны да зарарлаячак,- ди Александр Козлов.


Авыру иярмәс өчен, беренчедән, төрле көтүдән булган малларны су эчәргә алып барганда бутамау киңәш ителә. Икенчедән, инфекциянең билгеләре күренә башлауга, шунда ук мал табибларына мөрәҗәгать итү мөһим. Шулай ук авыру малны башкаларыннан тиз арада аерырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: