Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан укучыларының көзге каникуллары 2 ноябрьдән башлана

Балалары белән бергә әти-әниләр дә ял итә алачак - 4 һәм 6 ноябрь республикада эшләми торган ял көннәре буларак игълан ителде

2 ноябрьдән Татарстан укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникуллар 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп үтик: 2015-2016 уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, балаларның ялын гомер һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз, оештырылган төстә уздыру өчен шартлар булдыру, каникул вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә кую максатыннан һәм ата-аналарның күп санлы мөрәҗәгатьләре буенча, бердәм каникуллар календаре тәкъдим ителде. Каникуллар срогы турындагы карарны аерым мәктәп администрациясе закон нигезендә үзе кабул итәргә хокуклы.

Балалары белән бергә әти-әниләр дә ял итә алачак - 4 һәм 6 ноябрь республикада эшләми торган ял көннәре буларак игълан ителде. Аерым алганда, 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә, 6 ноябрьдә - Татарстан Конституциясе көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X