Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан табибларын стажировкага чит илләргә җибәрәләр

Татарстанның сәламәтлек саклау министры стажировкага җибәрелүчеләр белән очрашкан.(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина).

2017 ел азагына кадәр, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнү өчен, Татарстаннан чит илләргә 40 табиб юл тотачак. Гомумән алганда, халыкара стандартлар буенча Татарстаннан барлыгы 1 меңнән артык медицина хезмәткәре укытылачак, дип көтелә.

AMTEC KAZAN белем бирү үзәгендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чит ил стажировкаларында катнашучылар белән очрашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Табиблар халыкара стандартлар нигезендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча өч елга исәпләнгән программа узачак. Моңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Татнефть" акционерлык җәмгыяте ярдәме белән ирешелгән. Әлеге программа Татарстанда медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын һәм хирургия хезмәтен камилләштерер дип ниятләнә. Программада төрле өйрәнү форматлары күздә тотыла: чит илләрнең эре медицина үзәкләрендә индивидуаль программа буенча мультидисциплинар бригадалар составында стажировкалар, республика клиникалары базасында күрсәтмә операцияләр һәм мастер-класслар, әйдәп баручы чит ил клиникалары белгечләреннән телемедицина һәм электрон консультацияләр.

Бу программа аша кардиохирургия, нейрохирургия, онкология, травматология, кичектергесез хирургия, реабилитация юнәлешләре буенча барлыгы 1 меңнән артык табиб узар дип көтелә. Моның нәтиҗәсе буларак, Татарстанның медицина учреждениеләрендә медицина ярдәм күрсәтүнең югары технологияле алымнары белән катлаулы авыруларны дәвалау мөмкинлекләре киңәйтеләчәк. Министр очрашуда инновацион дәвалау алымнарына өйрәнү мөһимлеген ассызыклаган. "Безнең өчен Россия һәм Европа дәрәҗәсендәге аерым алдынгы белгечләр булуы гына түгел, ә куәтле команда формалашуы мөһим. Сәламәтлек саклау министрлыгының бурычы талантлы белгечләрнең күпсанлы булуы. Җирле клиникаларда инновацион дәвалау алымнарын кертү зарур", - дип белдергән Гадел Вафин.

Стажировкалар Вена, Израиль, Испания, Япония, Швеция, Көньяк Корея, Италия медицина үзәкләрендә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев