Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан сулыкларында боз кату чорында өч елда 24 кеше батып үлгән

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, үлем очракларының төп сәбәбе юка бозга чыгу, дип белдерә.

(«Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан сулыкларында боз кату чорында өч елда 24 кеше батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Кече суднолар буенча дәүләт баш инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Сулыкларда батып үлгән 24 кешенең 16сы бозга җәяү кергән, бишесе автомобиль белән боз астына төшеп киткән. Бу чорда Татарстан Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре 235 кешене коткарган.

Юрий Венедиктов сүзләренчә, бозның калынлыгы 7 см булмыйча анда керергә киңәш ителми.

"6 ноябрьдә мобиль патруль төркемнәре эшли башлый. Аларның төп максаты - боз калынлыгын тикшерү, боз кичүләренә керүчеләрне ачыклау, тыю билгеләре урнаштыру", - дип сөйләде белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев