Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан студентлары 2 млн. сумнан артык грант оттылар

Милли студентлар клублары лигасының Бөтенроссия слеты 26 сентябрьдә Казанда тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча республика проектлары 2 млн.сумнан артык грант акчасы алды. Бу хакта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Студентлык-инициативага, максатчанлыкка ия җәмгыятьнең аерым бер өлеше, бу безнең республиканың һәм тулаем Россиянең киләчәгенә нигез булып тора. Бу көннәрдә Казанның бөтен илебезнең яшьләр башкаласы булуын әйтсәк, Мин бер дә арттырмасмын", - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.
Ул слетның һәр студентын котлады һәм слетта алган белемнәре, дуслыгы һәм тәҗрибәсе балаларның киләчәк тормышында һичшиксез кирәк булачагына ышаныч белдерде.
Слетта яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы узды, анда йөздән артык проект грантлар өчен конкурентлык итте. Илнең 16 регионыннан барлыгы 26 проектка 8 млн. сумнан артык акча бирелде, аларның 2 млн.Татарстан студентлары алды.
«Профессионаллар Лигасы» белем бирү программасы белән Нелля Пулатова 450 000 алды, ә Рөстәм Сәлахетдиновка «Deadline»яшьләр медиа-платформасына 450 000 бирелде. Шулай ук «Яшьләр сукмаклары» туристик Хакатонын гамәлгә ашыру өчен Тимур Азанчеев 450 000 сум акча алды, ә Диләрә Сафина Казанның «Халыклар дуслыгы»и семле чит ил студентлары Спартакиадасын үткәрү өчен 350 000 сум акча отты. «Шәһәр марафоны"н тормышка ашыру өчен Даниил Шейко да шундый ук сумма алган.ТР». Ә Алинә Сәлахиева «Әйдә» проектына 70 000 сум акча алды.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/27-09-2020/tatarstanskie-studenty-vyigrali-grantov-bolee-chem-na-2-mln-rubley-5774606

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X