Мөслим-информ

Синоптиклар көчле яңгыр һәм яшен булачагы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының начарланачагын искәртә.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының начарланачагы турында кисәтә. Синоптиклар фаразы буенча республикада җил секундына 15 метрга, яшенле яңгыр булганда секундына 20 метрга кадәр булачак.

Иртәгә, 12 сентябрьдә, республикада урыны белән яшенле яңгырлар, төнлә һәм көндез - көчле яңгыр көтелә. Җил секундына 15 метрга, яшенле яңгыр булганда секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда секундына 18 метрга кадәр җил, төнлә һәм иртән яшенле яңгыр фаразлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: