Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлауларда хокук бозган тавыш бирүчеләргә штрафлар күләме арта

Сайлаулар вакытында берничә тапкыр тавыш бирүчеләр өчен штраф күләме арта. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышы барышында республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гөбәйдуллин хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

Аның сүзләренчә, әгәр сайлаучы ике урында тавыш бирә икән, ул чагында штраф күләме 3,5 мең сумнан 30 меңгә кадәр артачак. Ә мондый хокук бозулар берничә тапкыр кабатланса, 50 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Бер тапкыр тавыш биргән сайлаучыга бюллетеньне икенче тапкыр биргән сайлау комиссиясә вәкиленә дә штраф салыначак.

Алдан тавыш бирүчеләр исемлеге дә сайлау участокларында эленеп куелачак.

Сайлаулар вакытында күзәтүчеләр өчен дә үзгәрешләр бар. Алар хәзер бер сайлау участогында гына тормыйча, көн дәвамында төрле участокларга барып йөри алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев