Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан – Россиянең иң күп укый торган регионнарыннан берсе

Санкт-Петербург «Россиянең әдәби флагманы» дип табылды.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Россия китап берлеге, матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр федераль агентлыгы тарафыннан оештырылган бәйге нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиянең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе дип табылды.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Татарстан белән беррәттән, лауреатлар арасына Калининград өлкәсе һәм Мәскәү дә кергән. Санкт-Петербург исә «Россиянең әдәби флагманы» дип табылган.

Татарстан бәйгегә «Укучының мәдәни көндәлеге» идеясен тәкъдим иткән. Әлеге көндәлектә республика мәдәнияте турында мәгълүмат, шулай ук мөстәкыйль рәвештә үтәү өчен биремнәр урын алган. Баштарак проектта башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары гына катнашыр дип планлаштырылса, соңыннан ул мәктәпләр белән генә чикләнеп калмый һәм бөтен Татарстанны колачлап ала.

Иң күп укый торган төбәкләр арасына шулай ук Әстерхан, Волгоград, Воронеж, Курск, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Свердловск, Ярославль, Ульяновск өлкәләре, Кырым, Хакасия республикалары, Ставрополь һәм Красноярск крайлары, Ямал-Ненец һәм Ненец автономияле округлары кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев