Мөслим-информ

Райондашларыбыз бүләк ала

"Чайка” фермер хуҗалыгы” җәмгыяте директорына мактаулы исем бирелде.

Республика агросәнәгать комплексын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Чайка” фермер хуҗалыгы” җәмгыяте директоры Шәңгәрәев Дамир Мирзагосман улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Районда кошчылык тармагын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Дамир Шәңгәрәев район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: