Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны тәмамланды

Татарстан Республикасында 2021 елның язгы урман культуралары сезоны тәмамланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан 1400,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән 1295,5 гектарда урман культуралары утыртылган, 104,6 гектарда урманнар үрчетелгән.

Исегезгә төшерәбез, быел республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 3855 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Шулай ук ел дәвамында кимендә 11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү һәм 30,9 млн. артык стандарт утырту материалы үстерү дә планлаштырыла.

Шуның белән берлектә, Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да башкарылган. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә 1748 гектарда саклагыч урман үсентеләре утыртылган, Азнакай муниципаль районы чикләрендә – 1285 га, 2130 гектарда урман культуралары эстәп утыртылган, 21,1 гектар мәйданда урман питомникларында орлык чәчелгән.

Җәйге һәм көзге чорда республикада урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм 2022 елгы культурага туфрак әзерләү эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев