Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасында " Кышкы каникуллар" профилактик чарасы старт алды

2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә киң масштаблы "Кышкы каникуллар" чарасы узачак, аның максаты – балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү. 

2019 елның 11 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 520 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган һәм 548 бала яраланган. 
Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авария хәлендә булу аеруча борчу тудыра. 2019 елның 11 ае эчендә республика юлларында 11 пассажир бала һәлак булган. 
Балалар күпләп була торган урыннарда хәлләрнең кискенләшүе сәбәпле, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар узачак. 
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә игътибарыннан читтә калмаячак. Полицейскийлар яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, "Ата-ана патруле" һәм "Аталар патруле" инициативалы төркемнәре, шулай ук "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" иҗтимагый оешмасы белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча алар белән профилактик эш алып бару өчен тапшырылачак. 
Шулай ук полиция хезмәткәрләренең белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр уздырылачак. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда тематик лекцияләр планлаштырылган.
Көн яктылыгы, шулай ук начар һава шартларына бәйле юл ситуацияләре кимү шартларында, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев