Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина Мөслимгә килә.

Эшлекле сәфәр 15 октябрьгә планлаштырылган.

Аның белән бергә республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу  Әсадуллина һәм балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина да киләчәк. Эш визиты барышында вәкил балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча кабул итү үткүрәчәк, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә булачак һәм район балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында катнашачак. Гражданнарны кабул итүдә район мәгариф, опека һәм попечительлек, яшьләр белән эшләү һәм спорт, социаль яклау, сәламәтлек саклау, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе һәм җаваплы секретаре, башка бүлекләр вәкилләре дә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Удачина бала хокукларын яклау балигъ булмаганнар