Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

24 гыйнвар көнне Казан ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантананың рәсми өлешен башлау уңаеннан, Илдар Халиков Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән барлык катнашучыларны бәйгене уңышлы тәмамлаулары белән котлады....

24 гыйнвар көнне Казан ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантананың рәсми өлешен башлау уңаеннан, Илдар Халиков Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән барлык катнашучыларны бәйгене уңышлы тәмамлаулары белән котлады. Ул "Россиянең 100 иң яхшы товары" федераль программасының 19 ел дәвамында уңышлы эшләп килүен билгеләп үтте. Шулай ук күп еллар дәвамында фередациянең субъектлары арасында Татарстанның бу өлкәдә әйдәп баручылардан булуын искәртте. Лучшие товары и услуги Республики Татарстан. 2004 елда федераль программаның региональ этабы башланганнан бирле "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесендә 2,5 мең оешма катнашкан. Алар 5 мең төрле исемдә продукция һәм хезмәт тәкъдим иткән. Федераль этапка алардан 1,5 меңе чыгарылган. Шуларның 600 лауреат исеменә лаек булган. "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесе оешмаларда җитешртерелгән продукциянең һәм хезмәтнең көндәшлек сәләте артуына, җитештерү эшенең камилләшүенә китерә, аларны яңа технологияләр куллана башлауга этәрә, дип белдерде Илдар Халиков. Лучшие товары и услуги Республики Татарстан. Аның фикеренчә, бәйгедә катнашу республика продукциясен эчке һәм тышкы базарда алга җибәрүгә ярдәм итә. Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук бәйгедә катнашучыларның саны артуын, аларның географиясе киңәя баруын билгеләп узды. Бу оешмаларның 70 проценты ел саен, ә 30 проценты беренче тапкыр катнаша. Лучшие товары и услуги Республики Татарстан. Шулай ук ул кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең бәйге белән кызыксынуларын аерып әйтте. Илдар Халиков әйтүенчә, 2016 елда алар барлык катнашучыларның 40 процентын тәшкил иткән. Илдар Халиков аеруча зур активлык күрсәткән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт муниципаль берәмлекләрен билгеләп узды. Алга таба да хезмәттәшлек дәвам итәр дигән өметен белдерде. Лучшие товары и услуги Республики Татарстан. "Россиянең 100 иң яхшы товары" "Инновация-2016" программасы карары нигезендә инновацион эшчәнлекне үстергән өчен "ТАИФ-НК" ачык акционерлык җәмгыяте бүләкләнде. "Производство-техник билгеләнешле продукция" номинациясендә "Түбән Кама нефтехим", "Халык өчен сәнәгать товарлары" номинациясендә "Алсу" Әлмәт оек фабрикасы" ачык акционерлык җәмгыяте, "Азык-төлек товарлары" номинациясендә "Майский" теплицалы комбинат җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, "Хезмәт" номинациясендә "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе" һәм башкалар бүләкләргә лаек булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов 2016 елгы "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесе һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы ("Производство-техник билгеләнешле продукция" номинациясендә) лауреатларына бүләкләр тапшырды. Материал http://m.tatar-inform.tatar/news/2017/01/25/133769/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев