Мөслим-информ

Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре һәм чишелеш юллары

Мәгариф хезмәткәрләренең 9 августта узган секция утырышы шундый тема астында эшләде. Секция утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Милли мәгариф дигәндә, балаларны туган телләрендә укыту күздә тотыла. "Туган тел мәсьәләсе кискен куела. Чөнки глобальләшү чорында кайбер телләр юкка чыккан, - дип башлады сүзен министр. - Татар теле...

Мәгариф хезмәткәрләренең 9 августта узган секция утырышы шундый тема астында эшләде. Секция утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Милли мәгариф дигәндә, балаларны туган телләрендә укыту күздә тотыла. "Туган тел мәсьәләсе кискен куела. Чөнки глобальләшү чорында кайбер телләр юкка чыккан, - дип башлады сүзен министр. - Татар теле белән алай булырга тиеш түгел. Татарларның өчтән икесе республикабыздан читтә яши һәм туган телебездә сөйләшә". Август киңәшмәсенең Мөслимдә узуы да юкка түгел. "Мөслимдә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Район көннән-көн матурлана, үзгәрә. Ык буен, парк-скверларны, мәктәп-бакчаларны төзекләндерәләр, туган җир дип горурланып яшиләр һәм балаларын да милли рухта тәрбиялиләр", - дип дәвам итте сүзен Энгель Фәттахов.

Район башлыгы Рамил Муллин да шушы фикерне ассызыклады: "Дәүләтебезнең киләчәге бүген нинди шәхес тәрбияләвебезгә бәйле. Яшьләрнең авылда калмавы борчый. Җирлекне төзекләндерү, матурлык тудыру да беренче чиратта яшьләр өчен эшләнә. Кешене мохит тәрбияли, диләр. Яшьләребез туган җирләре белән горурланырга, авылны яратырга тиеш".

"Милли мәгариф рейтингында да Мөслим районы ике ел рәттән алдынгы урыннарда бара", - диде министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов. Райондашларыбыз арасында "Иң яхшы методист", "Иң яхшы укытучы" грантына лаек булучылар бар. Тагын шунысы сөендерде: Мөслим гимназиясе - 100 иң яхшы авыл мәктәбе арасында. Татар гимназияләре рейтингында да безнеке яхшылар рәтендә.

"Туган телне өйрәнү гаиләдән башлана. Гаиләдә алган тәрбияне балалар бакчасы һәм мәктәп дәвам итә. Тик шунысы аяныч: татар телле балалар бакчаларында эшчәнлек тиешенчә куелмаган", - ди Илдар Мөхәммәтов. Сәбәпләре - кадрлар җитмәү, тиешле мохит булмау һәм әти-әниләр белән эшләүнең тиешле дәрәҗәдә булмавы. Кадрларны тиешле югарылыкта әзерләү өчен министр урынбасары билгеле бер чаралар (кыска вакытлы курслар, дидактик материаллар һ.б.) да тәкъдим итте. Татар телендә телевидение каналы булдыру концепциясе дә эшләнә икән. Тик беренче чиратта телне өйрәнү, әлеге телдә сөйләшү өчен теләк булу кирәктер. Министр урныбасары үзе дә "Күп әйбер үзебездән - һәрберебезнең намуслы хезмәтеннән тора" дигән фикерне ишеттерде.

Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, балаларның туган авылындагы мәктәптә белем алмыйча, район үзәгендәге яки рус телле мәктәпләргә күчүе күзәтелде. Әти-әниләр моны төп дәүләт имтиханнарының рус телендә булуына бәйләп аңлатты. Дәүләт йомгаклау аттестациясен хәзер татар телендә дә тапшырырга мөмкин. Шулай да әлеге мөмкинлектән 9 сыйныфта укучы мөслимлеләрнең 12,65 проценты гына файдаланган.

Филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина татар телен һәм әдәбиятын укытуның яңа концепциясе белән таныштырды. Ул татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар эшләү өчен нигез булып тора. Концепция нигезендә туган тел буларак татар теле милли үзаң тәрбияләүне алга куя. Дәүләт теле буларак өйрәнгәндә коммуникатив - аралашу компетенциясе беренче урынга чыга. Конференция соңында бертөркем мәгариф хезмәткәрләре төрле дәрәҗә бүләкләргә лаек булды. Алар арасында район мәгариф идарәсенең миили мәгариф буенча методисты Нурания Шәймәрданова да бар - ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Римма Афзалова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: