Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән "Мәгариф" журналы белән берлектә "Фоат Садриев укучылары үткәрделәр

25 нче март көнне Мөслим мәгариф идарәсе планы һәм нигезләмәсе нигезендә чираттагы III республикакүләм "Фоат Садриев укулары" узды. Укуларның максаты: Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укулар "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Мәгариф" журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмдә "Мәгариф" журналы...

25 нче март көнне Мөслим мәгариф идарәсе планы һәм нигезләмәсе нигезендә чираттагы III республикакүләм "Фоат Садриев укулары" узды. Укуларның максаты: Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укулар "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Мәгариф" журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмдә "Мәгариф" журналы директор урынбасары Фәрит Нурмөхәмәтов, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы әгъзалары Фоат Садриев, Факил Сафин, Айдар Хәлим, Роза Хәбибуллина һәм ветеран укытучылар катнашты.

Укуларда республиканың төрле районнарыннан килгән барлыгы 25 укучы, 35 укытучы, 4 секциягә бүленеп, үзләренең фәнни эзләнү, проект эшләрен, мастер-класс, презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга "Мәгариф" журналы, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы һәм Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә әзерләнгән дипломнар, сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X