Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле татарстанлылар! Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз.
2016 нчы ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика илнең динамик үсеш алган төбәкләренең берсе булып калды, социаль бурычлар үтәлеп килә. Барлык башлангычларда без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәрьяклы ярдәмен тоябыз.
Һичшиксез, республиканың уңышлары һәм казанышлары халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, бердәмлегебез, гореф-гадәтләргә тугрылык һәм тормышны яхшырак итү теләге белән бәйле.
Үз катнашы һәм җиңүләре белән Татарстан үсешенә ярдәм иткән, аның абруен күтәргән һәр кешегә ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Борынгы Болгарда ислам академиясе төзү һәм Казан изге Ана иконасы соборын торгызу - узган елның рухи яңарыш символлары. Әлеге башлангычлар динара мөнәсәбәтләрнең нигезен ныгыта. Татарстанда яшәүче халыкларның бердәмлеге - республиканың чәчәк атуының мөһим шарты. Бу, һичшиксез, Татарстан халыклары съездының төп лейтмотивы булачак.
Туучылар саны артуы безне куандыра. Гаилә кыйммәтләре кадерләп саклана, балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар элеккечә зур.
2017 нче ел мөһим вакыйгаларга бай булачак. Без зур икътисадый проектларны тормышка ашырырырга, әһәмиятле спорт һәм мәдәният чаралары үткәрергә җыенабыз.
Уңайлы җәмәгать киңлекләрен булдыру, шәһәрләрне һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны һәм паркларны күркәмләндерү, ишегалларын тәртипкә китерү буенча башланган эшләребезне дәвам итәчәкбез. Болар барысы да яңа тормыш культурасын формалаштыруда, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда зур роль уйный.
Татарстанлыларны борчыган мәгариф һәм фән, сәламәтлекне саклау һәм спорт, мәдәният һәм социаль яклау, торак һәм инфраструктура төзелеше сораулары шулай ук көн кадагында кала.
Бергәләп без республика үсешенә һәм илебезне ныгытуга зур өлеш кертә алабыз дип ышанам.
Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклим!
Якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Яңа елда теләкләрегез тормышка ашсын, йортларыгызда һәрвакыт матур, күңелләрегездә җылы булсын!
Яңа 2017 нче ел белән!
Р.Н. Миңнеханов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 20:21Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе Аллаһ Тәгалә безне олуг гыйбадәткә – дога кылырга өйрәтте, ул гыйбадәтнең әҗер-савапларын да насыйп итә.8900
-
30 июнь 2022 - 19:14Тормыш үзгәрми тормый Исәнсеф тарихын караштырып утырдым. Авыл тарихында төрле вакыйгалар булган!8900
-
30 июнь 2022 - 14:50Техникумда чыгарылыш Бүген “Кояшлы Ык”ның кече амфитеатрында Мөслим политехник техникумының чыгырылыш кичәсе булды.18900
-
30 июнь 2022 - 14:22Яшьлек бәйрәме 27 июньдә Россиядә яшьләр көне билгеләп үтелде. Мөслимдә бәйрәм “Мөслим йөрәге” скверында узды.7100
-
30 июнь 2022 - 13:17Балагыз китап укыймы? Әти-әниләрдән мәктәптә укучы балалары турында: “Китап укырга яратмый”, – дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Китапка кызыксыну уяту беренче чиратта әти-әнидән тора. Үзегез еш укыйсызмы? Өендә китаплар булмаса, әти-әнисенең китап укуын күрмәсә, баланың китап белән кызыксынуы шикле.7000
-
30 июнь 2022 - 12:10Сакланганны саклар! Хатын-кызлар үз сәламәтлеге өчен артык борчылмый. Еллар дәвамында хатын-кызлар консультациясенә килмәгән гүзәл затлар бар! Акушерка, район поликлиникасының смотровой кабинеты шәфкать туташы Гүзәлия Гатауллина шулай ди. Хатын-кызларның табибка вакытында күренүе кирәк. Гүзәлия ханым белән әңгәмәбез шул хакта.7000
-
30 июнь 2022 - 11:30Яңа китап дөнья күрде “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бинасында танылган язучы, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиевнең “Казан утлары” журналы редакциясе һәм “Татмедиа” җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган “Кыргый атауга сәяхәт” китабын тәкъдим итү чарасы үтте.9000
-
30 июнь 2022 - 10:52Өлеш Өлеш – татар милли ризыгы. Икенче төрле әйтсәк, “кечкенә бәлеш. Аны яратмаган кеше сирәктер.10501
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
30 июнь 2022 - 10:09Балагыз кагыйдәләрне беләме?Иминлек кагыйдәләрен балаларга кечкенәдән өйрәтергә кирәк.6200
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5389502
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.505400
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.449401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).354604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.320103
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.238401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика