Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Марта Зәйнуллинаны Паралимпиадада уңышлы чыгышы белән котлады

Чаңгычы Марта Зәйнуллина Пхенчханда көмеш һәм бронза медальләр яулады.


( "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Марта Зәйнуллинага котлау телеграммасы юллады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаңгычы Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпия уеннарында көмеш һәм бронза медальләр яулады.

"Сезнең ихтыяр көчегез, җиңүгә омтылышыгыз, спортта гаять зур осталыгыгыз тирән ихтирамга лаек. Бу - максатка омтылучанлыкның һәм хезмәт сөючәнлекнең илһамландырырлык үрнәге, һәм болар барысы да киләчәктә Сезгә яңа үрләр яуларга ярдәм итәр, дип ышанам. Сезнең әзерлеккә күп көч, энергия түккән, тырышлык куйган тренерларыгыз Фәридә Идрис кызы Сафиуллинага һәм Ирина Васильевна Поляковага рәхмәтләремне җиткерәм", диелгән котлау текстында.

Рөстәм Миңнеханов спортчы белән бөтен Татарстан халкы горурлануын, соклануын, яңа зур җиңүләр, күңел күтәренкелеге, бәхет теләвен җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев