Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Кытайда «Weichai Power» машина төзү предприятиесендә булды

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шаньдун провинциясенә эш сәфәре кысаларында «Weichai Power» машина төзү предприятиесенең җитештерү мәйданчыкларында булды. Президентны ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин озатып йөри, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. «Weichai...

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шаньдун провинциясенә эш сәфәре кысаларында «Weichai Power» машина төзү предприятиесенең җитештерү мәйданчыкларында булды. Президентны ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин озатып йөри, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

«Weichai Power» машина төзү предприятиесенең беренче заводына 1946 елда Вэйфан шәһәрендә нигез салына. Бүген компания - двигательләр, электр генераторлары, транспорт чаралары һәм автомобиль компонентлары җитештерү өлкәсендә дөнья күләмендәге лидерларның берсе. Бер ел эчендә заводта йөк автомобильләре, төзелеш техникасы, автобус, комбайн, трактор, хәрби техника өчен 1 миллионга якын двигатель эшләп чыгарыла.

Корпорациянең еллык әйләнеше 26 миллиард долларга җитә.

Рөстәм Миңнеханов металл кою цехында булды, двигательләр җыю линиясенең эше белән танышты һәм сынау мәйданчыгын карады. «Weichai Power» предприятиесенең рәисе һәм генераль директоры Тан Сюгуанг хәбәр иткәнчә, соңгы елларда предприятиедә җитештерү куәтләрен яңарту буенча зур эш алып барыла. Станок артындагы эшчеләрне роботлаштырылган комплекслар алыштыра, шуның хисабына җитештерү күрсәткечләрен сизелерлек арттыруга ирешелә.

Күргәзмәләр залында Рөстәм Миңнехановка заводта эшләп чыгарыла торган продукциянең төрле үрнәкләрен күрсәттеләр. Газ һәм дизель двигательләрдән тыш, биредә тапшыру тартмалары, гидравлик системалар да тәкъдим ителгән иде. Аерым алганда, кунакларга «КАМАЗ» заводына китерелә торган двигатель үрнәкләрен күрсәттеләр.

Татарстан Президенты предприятиенең техник яктан җиһазланышына югары бәя бирде һәм хезмәттәшлекнең алга таба да уңышлы дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев