Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Владимир Путин Юлламасын тыңлаячак

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлый. Чара «Манеж» күргәзмәләр залында була 
Чарага 1,3 мең кеше килә. Алар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, губернаторлар, җәмәгать эшлеклеләре була. 
Тантанадан соң ТР Президенты Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булырга планлаштыра. Анда Президент «КАМАЗ» заводының беренче директоры Лев Васильев белән очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев