Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты

Пенсия билгеләү өчен кешенең иминият стажы 12 елдан да ким булмаска тиеш.

2021 елда Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге 1960 елның беренче яртыеллыгында туган ир-атлар һәм 1965 елның беренче яртыеллыгында дөньяга килгән хатын-кызларга гомуми нигездә пенсия билгеләячәк.

Бүген РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдә оештырылган туры эфир барышында хәбәр иткәнчә, пенсияне 61 яшь тә 6 ае тулган ир-атлар һәм 56 яшь тә 6 ае тулган хатын-кызлар ала башлаячак.

«Моннан тыш, аларның 12 елдан да ким булмаган иминият стажы һәм 21дән ким булмаган пенсия коэффициенты булырга тиеш», — диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, пенсия законнары белән 42 ел стажы булган ир-атлар һәм 37 еллык стажга ия булган хатын-кызлар өчен пенсияне вакытыннан алда билгеләү каралган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-01-2021/tatarstan-pensiya-fondy-2021-elda-pensiya-bilgel-t-rtiben-a-latty-5800919

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев