Мөслим-информ

Татарстан мәктәпләре укучыларны 1 сентябрьдә гадәти формада кабул итәргә әзерләнә

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Вәзгыять шундый ки, яңа уку елына без көндезге режимда эшләргә планлаштырабыз, моның өчен хәзерге вакытта әлеге мәктәпләрне әзерләү эшләре бара. Бу хакта тулырак итеп Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән коллегалар сөйли алачак. Яңа коронавирус йогышы шартларында оешкан балалар коллективлары эше өчен барлык яңа таләпләр эшләнә һәм әзерләнә", - дип билгеләп үтте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 белән хәл тотрыклы, нәкъ менә шуңа күрә Татарстан гимназияләре, лицейлары һәм мәктәпләре ачылуга өметләнергә мөмкин.

Авдонина мәгариф учреждениеләрен ачу буенча соңгы карарны Россия Мәгариф министрлыгы кабул итәчәк, дип ассызыклады.

"Безнең август ае дәвамында яңа уку сезонына әзерләнергә вакытыбыз бар, һәм хәл ителәчәк эпидситуациядән чыгып, карар кабул ителәчәк", — дип тәмамлады Любовь Авдонина.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/04-08-2020/rospotrebnadzor-rt-gotovitsya-k-rabote-shkol-v-ochnom-formate-5761135

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: