Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфта

Рамазанның соңгы ун көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Тынычлык" мәчетендә игътикяфта тора. 10 көн дәвамында ул Татарстаныбызга бәрәкәт, халкыбызга тынычлык, иминлек, үсеш сорап, догалар кылып, Коръән укып мәчеттә уздырачак. Тататарстан Республикасы мөселман өммәтенә бәйле мәсьәләләрне Камил хәзрәт читтән торып хәл итәчәк. Бу хакта Татарстан Диния назәрәтенең рәсми сайтында...

«Игътикяф» сүзенең мәгънәсе «көтү, нәрсәнедер дәвам итү»не аңлата. Шәригатьчә игътикяф бер ир кешенең җәмәгать мәчетендә (игътикяф нияте белән) торуы. Яисә хатын-кызның өй мәчетендә (өендә намаз кыла торган урында игътикяф нияте белән) торуы.

Игътикяф - кешенең үзен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен аерымлавы дигән сүз. Шулай итеп, кол үзен дөнья эшләреннән өзеп, Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Дини китапларда язылган: «Игътикяф кылучының хәле бик әһәмиятле ихтыяҗы белән бер зур кешенең ишеге төбендә торып: «Ихтыяҗымны үтәмичә, бу ишек төбеннән китмәм», - дигән кешенең хәленә охшый. Бу - гамәлләрнең иң хөрмәтлесе», - дип аңларга кирәк. Игътикяф кылучы кеше барлык вакытын намаз укуга багышлый. Башка вакытларда исә мәчет эчендә намазны көтеп утырганы өчен хөкеме намаз укыган кебек булыр, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев