Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие биш вакыт намазның мәҗбүри булмавы турындагы мәкаләне шәрехләде

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманның биш вакыт намаз укырга тиешлеге турында видео бастырып чыгарды. (Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram челтәрендәге шәхси битендә биш вакыт намаз уку мәҗбүрилеген шик астына куйган интернет-мәкаләгә карата үз фикерен белдерде. "Пәйгамбәребез биш вакыт намазның мәҗбүри һәм мөһим булуы турындагы күп сандагы...

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманның биш вакыт намаз укырга тиешлеге турында видео бастырып чыгарды.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram челтәрендәге шәхси битендә биш вакыт намаз уку мәҗбүрилеген шик астына куйган интернет-мәкаләгә карата үз фикерен белдерде.
"Пәйгамбәребез биш вакыт намазның мәҗбүри һәм мөһим булуы турындагы күп сандагы мутаваттир, ягъни күп кешеләр ярдәмендә тапшырылып, үзгәртелмәгән, ялган кушылмаган хәдисләр аша җиткергән. Аларны кире кагу - Коръәнне кире кагуга тиң, бу динсезлекнең чагылышы. Шуңа күрә биш тапкыр намаз уку кирәклеген шик астына кую - үзеңне ислам кысаларыннан чыгару", - диелә мөфти видеоролигында.
Аннары мөфти үз постында биш вакытлы намаз турында булган Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев