Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан "Мәдәният милли проекты буенча 170 млн сумнан артык акча алачак

Акча мәдәният йортларын, театрларны һәм китапханәләрне яңартуга тотылачак.

Татарстан театрлары, мәдәният йортлары һәм китапханәләре 2020 елда модернизацияләүгә 170 млн.сумнан артык акча алачак. РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «Мәдәният» милли проекты буенча субсидияләр турындагы боерыкны имзалады.

Документ нигезендә, Татарстан Республикасының 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына бюджетына мәдәният тармагына ярдәм итү өчен 131,5 млн. сум субсидия керәчәк. Шул ук чорга яшь тамашачылар һәм курчак театрларын модернизацияләүгә 22 млн. сум юнәлдереләчәк.

Татарстанга модель китапханәләр булдыруга тагын 20 млн. сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Сүз уңаенда, элек мондый китапханәләр Болгарда һәм Татарстанның Биектау районында ачылды.

"Мәдәният" илкүләм проекты буенча Татарстан 1,6 млрд.сумга якын акча алачак — бу сумма Россия төбәкләре арасында иң зурлардан санала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X