Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мәчетләрендә авиаһәлакәттә мәрхүм булганнарның рухына дога кылачаклар

25 декабрьдә Сочи янында Кара диңгез өстендә булган авиаһәләкәттә 92 кешенең гомере өзелде һәм бу уңайдан бүген Россиядә мәтәм көне игълан ителде. Фаҗигале хәлгә бәйле бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә өйлә намазыннан соң мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укылачак һәм Аллаһыдан рәхим-шәфкать, исәннәргә сабырлык, мәрхүмнәрнең урынын җәннәт түрләреннән итүне, гөнаһларын кичерүне сорап, алар...

25 декабрьдә Сочи янында Кара диңгез өстендә булган авиаһәләкәттә 92 кешенең гомере өзелде һәм бу уңайдан бүген Россиядә мәтәм көне игълан ителде. Фаҗигале хәлгә бәйле бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә өйлә намазыннан соң мәрхүмнәрнең рухларына Коръән укылачак һәм Аллаһыдан рәхим-шәфкать, исәннәргә сабырлык, мәрхүмнәрнең урынын җәннәт түрләреннән итүне, гөнаһларын кичерүне сорап, алар рухына дога кылыначак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Көн дәвамында Диния нәзарәтенең "Азан" радиосында да Изге Коръән аятьләре яңгыраячак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук мөселманнар һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашты. "Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге авиаһәлакәт корбаннарының гаиләләре һәм якыннары тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә сезгә әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен! Татарстан мөселманнары да мәрхүм булганнар рухына дога кыла һәм алдагы көннәребездә һәрбарчабызны да мондый зур сынаулардан, югалтулардан саклавын сорый! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз", - диелә мөфти кайгынамәсендә. Әлеге очкыч бортында Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, хәрбиләр, журналистлар һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Елизавета Глинка булганы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев