Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кызы Паралимпиадада икенче медален яулады

Марта Зәйнуллина Уеннарда чаңгы спринтында өченче килде.

( "Татар-информ"). Татарстаннан спортчы кыз Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпия уеннарында чаңгы спринтында ("утырып" шуу классы) бронза медаль яулады. Аның өчен бу турнирның икенче медале.

"Алтын"га америкалы Оксана Мастерс, ә "көмешкә" - немка Андреа Эскау лаек булды.

Тагын ике россияле, Наталья Кочерова һәм Мария Иовлева, бишенче һәм алтынчы урында, дип җиткерә ТАСС.

Кичә Зәйнуллина 10 чакрымлы биатлон ярышында көмеш медаль яулаган иде.

Түбән Кама кызы элек Сочида узган Паралимпиадада чаңгы спринтында бронза медаль иясе булган иде. Моннан тыш, Марта Зәйнуллина биатлон буенча 2015 елгы дөнья чемпионы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев