Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кроссы-2017: иң яшь катнашучыга – 2, иң өлкәненә 78 яшь

16 сентябрь көнне мөслимлеләр "Татарстан кроссы - 2017" массакүләм спорт чарасына кушылдылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чара "Кояшлы Ык" ял зонасында узды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, күптармаклы уку-укыту үзәге һәм барлык оешма-предприятие коллективлары, авыл җирлекләре башлыклары бу көнне иртәдән үк Ык буена ашыкты. Елга буеның алтынсу төскә төренгән табигате...

16 сентябрь көнне мөслимлеләр "Татарстан кроссы - 2017" массакүләм спорт чарасына кушылдылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чара "Кояшлы Ык" ял зонасында узды.

Мәктәпләр, балалар бакчалары, күптармаклы уку-укыту үзәге һәм барлык оешма-предприятие коллективлары, авыл җирлекләре башлыклары бу көнне иртәдән үк Ык буена ашыкты. Елга буеның алтынсу төскә төренгән табигате иртәнге кояш нурларында соклангыч матурлыгы белән каршы алды. Чарада катнашучылар "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гәрәева җитәкчелегендә флеш-мобта катнашты, соңыннан гомуми зарядкага тезелделәр. Спортчыларшул рәвешле 2017 метр тәшкил иткән дистанциядә йөгерергә әзерләнделәр. Быелгы дистансиянең озынлыгы кроссның ел санына туры китереп сайланган иде.

- Бүген Мөслимебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бары тик теләк кенә кирәк. Ә бүгенге ярышларда катнашу, ул үзегезнең республикада, илебездә алып барылучы сәясәткә теләктәшлек белдерүегезне дәлилли. Районыбызда узып баручы Спорт елында күптөрле спорт объектлары төзелде, авылларыбызда уен мәйданчыклары булдырылды. Спортны яратыйк,сәламәт булыйк!- диде район башлыгы Рамил Муллин.

Чара Мөслим кызлары Айсылу Бәдретдинова, Ләйсән Бигимова, Илиза Кәбирова, Алсу Миңнебаева һәм Айсылу Хәсәнованың күңелендә аеруча якты эз калдырды. Чөнки алар ул көнне район башлыгы Рамил Муллин кулыннан Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.

Йөгерү ярышлары дүрт төркемдә узды. Иң элек трассага җитәкчеләр басты. Алардан соң йөгерү юлына 5-9 класслар басты. Кызлар арасында беренче урынны - Роза Яруллина алды. Икенче урында - Гөлгенә Гибадуллина, өченчедә - Әмәкәйдән Зилә Мадышина. Малайлар арасында лицейлыларга тиңнәр булмады. Илшат Бадыйков беренче, Илнур Биктаһиров - икенче, Эдуард Петров өченче урынга лаек булды.

10-11 кызлары арасында гимназиядән Аида Галимова финиш сызыгын беренче булып үтте. Шул ук мәктәптән Резедә Сәләхова - икенче, лицейдан Ландыш Вәлиева өченче урынны алды. Егетләр арасында беренчелек- Вәрәшбаштан Илфат Габделхаков кулында. Икенче урында күптармаклы уку-укыту үзәгеннән Алишир Мөэминов, өченчедә - Күбәктән Динар Исрафилов.

Хатын-кызлар арасында финишкаИске Вәрәш авылыннан Луиза Нуриева беренче килде һәм үзенең туган көненә бик матур бүләк ясады. Район үзәк хастаханәсеннән Гөлнара Шәмсетдинова - икенче, "Ак Барс" банкыннан Роза Сафиуллина өченче булды. Ир-егетләр арасында гимназия укытучысы Руслан Кузьминга тиң булмады, икенче урында - лицейдан Фасыйл Арсланов, өченчедә Тат. Шураннан Нияз Вагыйзов. Җиңүчеләргәрайон яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары, йөгерешче сурәтләнгән статуэткалар һәм медальләр тапшырылды. "Иң актив җитәкче" исеме район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзахановка бирелде. Чөнки ул көнне хастаханәнең күп хезмәткәре йөгерү юлында иде. Сал. Мухан авылыннан 2 яшьлек Самат Гыйзетдинов -"Иң яшь катнашучы" номинацисендә, Баланлы авылыннан 78 яшьлек Фәһим Галәев "Иң өлкән катнашучы" номинациясендә район башлыгы кулыннан истәлек бүләкләре алды.

Ярышлар тәмам. Бу көннебарлыкка килгән бердәмлек, дуслык хисләре, матур кичерешләр мөслимлеләргә хезмәттә генә түгел, спортта даюгары күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итәр.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев