Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Иҗтимагый палатасы: Тавыш бирү урыннарында 16,5 мең күзәтүче утыра

Бөтен Россия буенча РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бара. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли.

Татарстан җәмәгатьчеләре төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә 16,5 мең күзәтүче җибәрде. Бу хакта ТР иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде.

"Иҗтимагый палатадан барлыгы 16 мең 543 күзәтүче җибәрелгән. Алар тавыш бирүнең барлык этапларында да эш графиклары буенча бүленгән иде. 25 июньнән барлык күзәтүчеләр дә "постта " булдылар", - диде спикер.

"Участокларда алты-җиде кеше эшли. Мин җидешәр күзәтүче булган өч участокта булдым, башка көннәрдә — икешәр-өчәр. Ягъни бүген участокларда тавыш бирүнең башка көннәренә караганда күбрәк күзәтүчеләр бар", - дип аңлатты ул.

Бөтен Россия буенча РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бара. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссияләре эшли.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/01-07-2020/obschestvennaya-palata-rt-napravila-na-golosovanie-16-5-tys-nablyudateley-5753658

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев