Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча Идел буе округында лидер

Республикада эшкә сәләтле яшьтәге 88,6 мең инвалид исәпләнә.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстан инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Икенче квартал нәтиҗәләре буенча республикада әлеге күрсәткеч (инвалидларның мәшгульлеге – Т-и иск.) 33,5 процентка кадәр артты. Россия Федерациясе күләмендә бу күрсәткеч – 26,9, Идел буе федераль округы буенча 25,6 
процент тәшкил итә», - дип искәрттеләр ведомствода.

Шул ук вакытта, Татарстанда икенче кварталда эшләүче инвалидлар саны 29,6 меңгә җитте, дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган 88,6 мең эшкә сәләтле яшьтәге кеше исәпләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190171/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев