Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан илнең иң “бәхетле” 10 төбәге исемлегенә кергән

Беренче "өчлек"тә - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Удмуртия. Татарстан илнең иң бәхетле 10 төбәге исемлегенә кереп, җиденче урынны яулаган. "Бәхетлеләр" рейтингы агымдагы елның июнь аенда төзелгән, дип языла "Медиалогия" компаниясенең рәсми сайтында. Социологлар, рейтингны төзегәндә, төбәк турында искә алуны "Бәхет" сүзе белән янәшә контекстта Facebook, Twitter, ВКонтакте, ОК, Instagram, LiveJournal социаль...

Беренче "өчлек"тә - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Удмуртия. Татарстан илнең иң бәхетле 10 төбәге исемлегенә кереп, җиденче урынны яулаган. "Бәхетлеләр" рейтингы агымдагы елның июнь аенда төзелгән, дип языла "Медиалогия" компаниясенең рәсми сайтында. Социологлар, рейтингны төзегәндә, төбәк турында искә алуны "Бәхет" сүзе белән янәшә контекстта Facebook, Twitter, ВКонтакте, ОК, Instagram, LiveJournal социаль челтәрләрендә, форумнарда һәм блогларда карап тикшерә. Искә алу ешлыгы буенча иң "бәхетлеләрдән" Мәскәү (24,76 процент), Санкт-Петербург (12,08 процент) һәм Удмуртия (4,25 процент) булган. Барлыгы социаль медиадагы 1,5 млн. хәбәр тикшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев