Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкы «Бердәм Россия» белән КПРФка өстенлек бирде

РФ парламентына депутатлар сайлауларында республика халкы иң күп тавышны «Бердәм Россия», КПРФ партияләренә бирде: бу - халык фикерен белешү, ягъни экзитпол нәтиҗәләре. Быел Бердәм сайлау көнендә Россиянең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар белән беррәттән Татарстанда 158 авыл һәм 35 шәһәр җирлегендәге вәкаләтле органнарга да депутатлар сайладылар. Кичке сәгать 8дә барлык...

РФ парламентына депутатлар сайлауларында республика халкы иң күп тавышны «Бердәм Россия», КПРФ партияләренә бирде: бу - халык фикерен белешү, ягъни экзитпол нәтиҗәләре.


Быел Бердәм сайлау көнендә Россиянең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар белән беррәттән Татарстанда 158 авыл һәм 35 шәһәр җирлегендәге вәкаләтле органнарга да депутатлар сайладылар. Кичке сәгать 8дә барлык 2812 сайлау участок комиссиясе дә ишекләрен ябып, иң җаваплы эшкә - бюллетеньнәрне санарга кереште. Шул исәптән, шифаханә, хастаханә, аэропорт, вокзал һәм тикшерү изоляторлары кебек кешеләр вакытлыча була торган урыннарда да 43 участок үз эшенә йомгак ясый.

Үткән еллардан аермалы буларак, быел Россия парламентына сайлаулар катнаш система буенча уза: 450 урынның яртысына депутатлар партия исемлекләре нигезендә дәгъва итә, ә калган яртысына бермандатлы округлардан сайланачак. Сайлауларда ундүрт сәяси партия катнаша, Татарстандагы алты бермандатлы округларда исә теркәлү узган 43 кандидат депутат кәнәфие өчен көч сынаша. Партияләр үз кандидатларын үткәрер өчен 5 процентлы киртәне кичәргә тиеш, ә бермандатлылар арасыннан иң күп тавыш җыйган кандидат җиңүче дип табыла.

Шунысын әйтергә кирәк, быелгы сайлаулар анда күпме кеше катнашуына карамастан, закон буенча узган дип исәпләнәчәк. Әмма төбәкләрнең мөмкин кадәр зур күрсәткечләргә омтылуы - Дәүләт Думасындагы урыннар шуңа карап бүленүе белән бәйле. Бу очракта Татарстан илнең югары закон чыгару органына республика мәнфәгатьләрен тәкъдим итү өчен саллы төркем юлларга өметләнә.

Сайлаулар турындагы закон сайлау участокларында күзәтүчеләрнең эшчәнлегенә яңа тәртипләр керткән иде. Россия буенча быелгы сайлауларга 300 мең күзәтүче җәлеп ителсә, Татарстанда 2,5 мең күзәтүче сайлау участокларында эшләде, барлыгы 7 партия күзәтүчеләр хезмәтеннән файдаланды. Шулай ук Россия Үзәк сайлау комиссиясе чакыруы буенча Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Болгария, Казахстан кебек чит илләрдән 17 халыкара күзәтүче республикада көн дәвамында сайлаулар барышы белән танышты. Болгариядән депутат Петар Канев, гадәттә, сайлаулар өчен 50 процент та зур күрсәткеч дип белдерде. Болгария вәкиле үзе Балык Бистәсе районында булды. «Сайлау участокларында бәйрәмчә рух хөкем сөрде, халык тавыш бирергә теләп килгән иде. Күзәтүчеләр җитди хокук бозу күренешләре теркәлмәвен әйтте. Шулай ук без Татарстанда электрон тавыш бирү комплексларын кулланышка кертү тәҗрибәсен өйрәндек», - дип фикерләре белән уртаклашты Петар Канев.

Кичке сәгать 6га сайлаучыларның 69,4 проценты тавыш бирде. Әйтик, 2011 елда шулай ук Россия парламентына сайлауларда бу сәгатькә ул 70,94 процент, ә үткән ел Татарстан Президенты сайлауларында 72,53 процент булган иде. Көн дәвамындагыча, Аксубай, Әтнә, Балтач, Апас, Кайбыч районнарында сайлаучыларның инде 90 проценты тавыш бирде. Казандагы күрсәткечләр - 46,3 процент, Чистай районында - 60,5 процент, Түбән Кама районы һәм шәһәрендә 68,3 процентны тәшкил итте.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Бердәм мәгълүмат үзәгендә чыгыш ясап: «Татарстанда сайлау алды кампаниясенең актив рәвештә алып барылуын искә алып, чынлыкта да сайлауларда катнашучылар күп булыр дип өметләнгән идек», - дип ассызыклады.

Татарстанда халыкның кайсы сәяси партияләргә тавыш бирүен иҗтимагый оешмалар фаразларга омтылды. КФУ карамагындагы Иҗтимагый-сәяси һәм милли һәм дини мәсьәләләр буенча эксперт советы вәкиле, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков журналистларга сөйләгәнчә, иҗтимагый оешма вәкилләре республикадагы алты бермандатлы округларда сайлау участоклары янында халык фикерен белешкән. Нәтиҗәдә, сайлаучыларның 79,6 проценты - «Бердәм Россия», 6,9 проценты - КПРФ, 4,1 проценты - ЛДПР, 4 проценты «Справедливая Россия» өчен тавыш бирүен әйткән. Шулай итеп, халык фикеренә таянганда, быелгы сайлауларда ундүрт партиядән биш процентлы киртәне «Бердәм Россия» һәм КПРФ партияләре үткән дип фаразларга мөмкин.

«Бермандатлы округлар буенча да экзитполда «Бердәм Россия» вәкилләре иң күп тавышны җыйды», - ди Андрей Большаков. Мәсәлән, Идел буе округында - 51,5 процент тавыш белән Фатыйх Сибагатуллин, Мәскәү округы буенча - 46,1 процент белән Илдар Гыйльметдинов, Түбән Кама округы буенча - 51,8 процент белән Айрат Хәйруллин, Чаллы округы буенча - 43,6 процент белән Әлфия Когогина, Әлмәт округы буенча - 53,8 процент белән Ринат Хәйров, Үзәк бермандатлы округ буенча - 44,4 процент белән Иршат Минкин җиңгән. Әлбәттә, болар барысы да халык фикере.

Социология фәннәре докторы Андрей Тузиков искәрткәнчә, экзитполның әлеге күрсәткечләре Татарстанда сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе исемлеген республика Президенты җитәкләве, халыкның Татарстан командасына ышаныч белдерүе белән аңлатыла.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүген төнгә кадәр эшләячәк: сәяси партияләр өчен бирелгән тавышларның төгәл саны бюллетеньнәрне санап бетергәч билгеле булачак.

Россия Үзәк сайлау комиссиясендә исә 18 сентябрьнең 21.00 сәгатенә беркетмәләрнең 6,92 процентын эшкәртү нәтиҗәләре игълан ителде. Беренчел нәтиҗәләргә караганда, ундүрт партия арасыннан беренче бишлеккә «Бердәм Россия» (44,20 процент), ЛДПР (18,36 процент), КПРФ (17,25 процент), «Справедливая Россия» (6,25 процент) һәм «Россия Коммунистлары» (2,92 процент) керүе күренде, ә ил күләмендә сайлауларда катнашучылар саны 40 процентны тәшкил итте. Сайлауларга йомгак ясаучы төгәл күрсәткечләр 225 бермандатлы округның төнге сәгать 12гә кадәр бөтенесе дә беркетмәләрен тапшырып бетергәч мәгълүм булачак. Федераль телеканаллар аша Россия Президенты Владимир Путин, Россия Хөкүмәте рәисе, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев халыкка сайлауларда актив катнашуы һәм «Бердәм Россия» өчен тавыш бирүләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. «Кешеләр авыр сәяси-икътисади шартларда безнең яклы булды, аларның ышанычын аклар өчен бик нык тырышырга кирәк булачак», - диде Владимир Путин Мәскәүдә «Бердәм Россия»нең сайлау штабында узган очрашуда.


Лилия ГАДЕЛШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев