Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар

Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.

Авыл хуҗалыгы терлекләрен дәүләт ярдәме белән иминләштерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан иминият премияләренең 50%ын компенсацияләүдән гыйбарәт. Терлекләрне агроиминләштерү механизмы елдан-ел камилләшә бара, ул күпкә сыгылмалы һәм аграрийларның иминләштерүдә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы буенча 2020 елда иминият компанияләре дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча барысы 6 килешү төзеде. Иминләштерүчеләрнең күбесе - эре кошчылык һәм дуңгызчылык сәнәгать предприятиеләре. Гамәлдәге килешүләр буенча кош-кортның 49 %ы һәм дуңгызчылыкта терлекләрнең 27%тан артыгы иминләштерелгән иде. Иминият килешүләре буенча гомуми иминият суммасы 2,4 млрд. сумнан артык тәшкил итте, җыелган взнослар күләме - 19,3 млн.сум, алар буенча 8,5 млн. сум субсидия күчерелде. Иминләштерелгән авыл хуҗалыгы терлекләренең баш саны 163,9 мең тәшкил итте.

"Иминләштерүчеләр арасында «Державинский» кошчылык фабрикасы да бар иде, анда күптән түгел булган янгын аркасында 45 мең баш кош-корт һәлак булды. Кошларның барысы да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән иминләштерелгән иде һәм килгән зыян компенсацияләнәчәк. Шуңа күрә, иминият премияләренең 50 проценты Министрлык тарафыннан компенсацияләнүен исәпкә алып, без барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә әлеге фактордан саклану инструментына зур игътибар бирергә киңәш итәбез", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында колл-үзәгенең  8-800-444-16-70 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X