Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан егете – Ауропа чемпионы

"WorldSkills" хәрәкәте турында бүген күп сөйлибез. Ә нәрсә соң ул? WorldSkills - ул коммерцияле булмаган халыкара хәрәкәт. Аның максаты - эшче һөнәрләрнең престижын арттыру, дөньядагы иң яхшы практиклар һәм һөнәри стандартлар үрнәгендә эшче һөнәрләргә өйрәтүне киң җәелдерү. Ә ул студентлар өчен эшче һөнәрләр буенча халыкара чемпионатлар оештыру юлы белән гамәлгә...

"WorldSkills" хәрәкәтенә республикада Хөкүмәт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә. Татарстан Президенты бу юнәлешне шәхси контролендә тота. Хәзер исә даими эшләячәк Төбәкара координация үзәге төзелә. Дәрәҗәле чемпионатларда катнашу, иң беренче чиратта, инглиз телен, аеруча техник юнәлештәге инглиз телен белүне таләп итә. Бу проблеманы хәл итү, яшьләргә инглиз телен яхшы дәрәҗәдә өйрәтү максатында эре ширкәт белән килешү төзелгән. Бүген урта һөнәри белем бирү йортларында да, вузларда да бу "WorldSkills" хәрәкәтенә карата уңай мөнәсәбәт артты. Татарстанда 2013 елдан җәелдерелә башлаган бу хәрәкәттә 18-22 яшьтәге яшьләр катнашырга мөмкин. Татарстанның бу өлкәдә ноу-хауы бар: ул да булса "BabySkills" юнәлешен үстерү. Яшьтән үк балаларны эшче һөнәрләргә җәлеп итү максатында, кече мәктәп яшендәге балаларны эш күнекмәләренә өйрәтү. Бу яңалык башлангыч мәктәпкә дә, балалар бакчаларына да кагыла.

Татарстан республикасының җыелмасы инде 2019 елда Казанда узачак дөньякүләм чемпионатка әзерлек алып бара. Бүгенге көндә 147 студент 46 компетенция буенча стажировка уза, шул ук вакытта Россиядә үткәрелүче ачык чемпионатларда үзләрен сыный.

- Татарстан "WorldSkills" хәрәкәтендә Россия төбәкләре арасында лидер булып тора. Без һәр ярышта диярлек беренче урыннарны яулыйбыз. Милли чемпионатларның дүртесендә команда беренчелегендә җиңүгә ирештек, - ди Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар советы рәисе, Казан педагогика көллияте директоры Анфиса Җәләлова.

Швециядән - җиңү белән!

1-3 декабрь көннәрендә Швециядә узган эшче һөнәрләр буенча "EuroSkills-2016" Ауропа чемпионатында 28 илдән 500 кеше һөнәри осталыкта ярышты. Алар барлыгы 35 компетенциядә (россиялеләр - шуның 32 сендә) медаль өчен көч сынашты. "WorldSkillsRussia" җыелмасы составында үз регионнарында үткән милли чемпионатларда җиңү яулаган 43 егет һәм кыз бар иде. Чемпионатта Татарстаннан 3 компетенция буенча дүрт кеше һәм тагын берәү конкурстан тыш катнашты. (Өч көн эчендә ярышларны карарга 65 мең кунак килүен дә әйтергә кирәк). Россия җыелмасы, барлык компетенцияләр буенча 15882 балл туплап, гомумкоманда зачетында рекорд куйды һәм беренче урынны алды. Ә медальләр саны буенча (ике алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль!) җиденче урынга күтәрелде. Россия студентлары биремнәрне сыйфатлы үтәгән өчен почетлы 11 бүләк тә отты. Иң куанычлысы - "Суыткыч техника һәм кондиционерлау системасы" компетенциясендә Казан шәһәренең "ПП ТехВент" компаниясеннән Вадим Поляков, алтын медаль яулап, Ауропа чемпионы исемен алды!

"EuroSkills-2016" Ауропа чемпионатында Татарстан данын Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов та яклады. Егетләргә Европа чемпионатында катнашу бәхете Мәскәү дәүләт машина төзү университеты базасында уздырылган сайлап алу чемпионатында алтын медаль отканнан соң елмая. Шунысын да әйтергә кирәк: Россия җыелмасында "Мобиль робототехникасы" компетенциясендә катнашучы икәү генә, һәм аларның икесе дә - Татарстан егетләре.

- Ярышлардагы безнең төп бурыч - роботны җыеп, аны программалаштыру иде. Бер өстәлгә аерым детальне алып килеп җиткерә алучы робот төзедек, - ди техникум студенты Э. Мифтахов.

- "WorldSkills" хәрәкәтендә узган елның октябреннән бирле катнашам. Минемчә, эшче профессияләрне үстерү безнең илебез өчен төп максатларның берсе булып тора. Чөнки "WorldSkills" хәрәкәтендә әзерләнгән кадрлар югары квалификациягә ия була, хезмәт базарында да аларга ихтыяҗ зур, - ди О. Арсланов.

Гомумән, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы белгечләре укуны тәмамлаганда бөтен студент та "WorldSkills" хәрәкәтенең халыкара стандартлары буенча эш итә белеп чыгарга тиеш, дигән максат куйган.

Интернет һәм "Татмедиа" агентлыгыннан алынган материалларга таянып, Әлфинур Ногманова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X